Район Мәдәният сарае каршында эшләүче коллективлар сәхнә тотты

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Район Мәдәният сарае каршында эшләүче коллективларның отчет концерты биредәге иҗади тормышны ачык күзалларга мөмкинлек бирде.

ЮЛДАШЛАРЫ – ҖЫР

Биредә балалар өчен биш вокал түгәрәге эшли. Җырчы “сандугач“ Елена Скворцова төрле яшьтәге балаларны җырлау осталыгына өйрәтә. Концертта Родион Зудов, Саша Куклин, Ариша Шәкурова, Аделия Гобәйдуллинаның чыгышлары моның ачык дәлиле булды. Сәхнәгә “пых-пых“ итеп самавыр һәм “Кап-эль“ вокал ансамблендә шөгыльләнүче балалар чыккач, аларның да җырны гомерлек юлдаш итәчәкләре ачык күренде. Бу да – җитәкчеләре Марсилә Муллахмәтованың тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Җырлау осталыгы белән күпләрне шаккаттырган Диләрә Шакирова да, аның кул астында шөгыльләнеп, бу өлкәдә инде күп кенә уңышларга ирешкән. 

– Ләйсән Тимуршина – сәхнәдә үз-үзен тотышы, җырлар сайлый белүе белән  балаларыбызга үрнәк. Әнә шундый осталар эшләгән Мәдәният сараена оныгыбыз йөргәнгә без бик шат, – диде Гүзәлия Гаязова.

Аның оныгы Лилиана Акмурзинаның остазы – Эдуард Мираев.

– Җыр яраткан кеше матурлыкны күңеле белән тоя, ярдәмчел, мәрхәмәтле була, – дип укучысына чәчәк бәйләме бүләк итте Эдуард.

Оксана Михайлова җитәкчелегендәге “Россиянка“ һәм Рәмзилә Шакирова җитәкләгән “Мирас“ ансамбльләре ветераннары җырлаганда, илебезнең иксез-чиксез киңлекләре күз алдына килде, халык аһәңенең тирәнлеге аеруча ачык төсмерләнде.

БИЮ – КҮҢЕЛ ХАЛӘТЕ

Район мәдәният сараенда 10 бию түгәрәге эшли. Элина Мостафина җитәкләгән “WeDancе“ хореография студиясендә 42 бала шөгыльләнә. Отчет концертында алар “Матрешкалар“, “Төн“ биюләрен тамашачылар хөкеменә тәкъдим иттеләр һәм алкышларга күмелделәр. Шундый ук зурлауларга Алена Харисова җитәкчелегендәге “Драже“, Эльнара Шиһабетдинованың “Golden“ бию ансамбле биючеләре дә лаек булды.

Кискен хәрәкәт, төгәл ритм, кыю караш, бетмәс дәрт... Монысы – Ләйсән Гайфуллина җитәкчелегендәге “Балачак академиясе“ндә шөгыльләнүчеләрнең испан биюе. “Академия“нең зурлар төркемендәге егет-кызлары исә тамашачыларга Сабантуйда була торган күңел күтәренкелеге бүләк иттеләр. Концертта Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортыннан килеп “Шома бас“ биюен күрсәткән “Топатушки“ ансамблен дә  Ләйсән Гайфуллина җитәкли.

  • Минем барлык-әти-әниләрнең эчкерсез хөрмәтен һәм чиксез рәхмәтен түгәрәк җитәкчеләренә, үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиевага җиткерәсем килә. Балаларны сәнгать дөньясы белән таныштыручы, күңелләрендә матурлык орлыкларын шыттыручы, якты киләчәк бүләк итүчеләр сез, – диде Диана Җәлилова.

КИҢКЫРЛЫ ЭШЧӘНЛЕК

Режиссер Тамара Васильева җитәкләгән “Мечта“ халык театр студиясенә йөрүче осталарның һәр чыгышын  шәһәрдәшләребез көтеп ала. Бу юлы да “Тумаган балалар“ куелышын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.  Республикада гына түгел, Россиядә танылу алган “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле чыгышы да, һәрвакыттагыча, көчле алкышлар астында барды.

– Миңа декоратив-гамәли сәнгать түгәрәгенә йөрүчеләрнең фойеда оештырылган күргәзмәгә куелган эшләре бик ошады. Эльвира Вәлиеваның “Күңелсезләнергә вакыт юк“ түгәрәгенә йөрүче 25 останың һәрбер эше соклану уятырдай, – диде Илзидә Герасимова.

– Бүген түгәрәк җитәкчеләре Әгерҗе үзәкләштерелгән клублар системасының Мактау грамоталарына лаек булдылар. Олы рәхмәтебезне хезмәттәшләребез Артем Мәҗитов һәм Алексей Гуляевка да җиткерәсе килә. Бик тынгысыз безнең хезмәт: бертуктаусыз репетицияләр, концертлар, фестивальләр, бәйгеләр... Педагогларыбыз талантларны барлап, аларны үстерүдә бәһаләп бетермәслек зур эш башкаралар. Нәтиҗәсе – күз алдыгызда, – диде горурлыктан йөзе балкыган Эльвира Зәмвировна.

– Без шушы Мәдәният сараенда үстек. Мин биш яшьтән бирле, унбер ел буена бирегә бию түгәрәгенә йөрим. Остазларыбызга рәхмәтләребезне ничек кенә әйтсәк тә аз булыр, – диде шатлыклы хис-кичерешләреннән күзләре яшьләнгән Карина Мостафина.

Мәдәният сарае хезмәткәрләре матурлыкны тоя белүче нечкә хисле шәхесләр тәрбияли икән, алга куелган максатлары тулысынча тормышка ашырыла, димәк.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International