Игътибар! Тарихта беренче тапкыр! Футбол буенча Дөнья чемпионатын ачу матчында футболчыларга тупны малайлар түгел, ә кызлар биреп торачак! Һәм алар – безнең “Кадетлар” кызлар командасы футболчылары.
Футбол уйнаучы бу кызлар турында газета битләрендә күп тапкыр язганыбыз бар инде. Алар республика беренчелегенә барган ярышларда бронза медальгә лаек булдылар, “Күн туп” ярышларының төбәк этабында көмеш медаль яуладылар. Президент ярышларының төбәк этабында исә җиңүче булдылар.
Дөнья чемпионатына юлламаны алар #ГотовыКПодаче! интернет-бәйгесенә “Минем тормышымда – футбол” дигән темага инша язып оталар. Россия җыелма командасы уенчылары җиңүчеләрне үзләре сайлыйлар. Безнең кызларның җиңүе турында исә Казанның “Рубин” клубы сакчысы Федор Кудряшов үзе игълан итә.
ТУРНИР АРТЫ – ТУРНИР
Сүз уңаеннан: апрель ахырында гына 2003-2004 елгы Әгерҗе кызлары тагын ике турнирда катнашкан иделәр. Башта алар Казанда “Чикләрне белмәүче футбол” Бөтенроссия ярышларында җиңү яуладылар.
Әлеге турнирда кадет кызлар беренче урын өчен Мәскәү уенчылары белән көч сынашалар һәм аларны 4:3 исәбе белән җиңәләр. Тагын бер атнадан Алабугада башка турнирда катнашалар. Анысы – “Күн туп“ ярышларының төбәк этабы. Биредә алар – көмеш медаль ияләре.
ҺӘР КЫЗ – АЕРЫМ АЧЫШ
Хатын-кызлар футболы секциясе 2нче мәктәптә инде дүртенче ел эшли. Бу кызлар – икенче состав. Беренчесе хәзерге вакытта имтиханнарга әзерләнә.
Төп футболчы кызлар 2003 елгы. Капитаннары – һөҗүм итүче уенчы Карина Батырева. Ул нәкъ менә зур кызлар белән бергә шөгыльләнә башлаган.
“Мин көндәшемә тупны бервакытта да болай гына бирмим, аның өчен көрәшергә тырышам. Кайчак көндәшем тупас итеп уйнаса, мин дә югалып калмыйм, тупны аяусыз рәвештә алам һәм күп чакта үз дигәнемә ирешәм“ дип язган ул үз иншасында. Казанда узган турнирда Карина иң яхшы уенчы дип табылган.
Төп капкачы Валерия Шмелеваны тренер “алыштыргысыз“, ди. Аның тәҗрибәсе зур. Россия ярышларында Татарстан җыелма командасы өчен уйнаганы да бар. Сабина Гадршина, Лиза Мерзлякова, Карина да узган җәйдә Татарстан җыелма командасы өчен чыгыш ясаган булганнар.
Ярымсакчы Анастасия Смирнова футболга апасы Ангелинаны да алып килгән. Ул – сакчы. Ике кызга да үҗәтлек сыйфаты хас.
Лиза Маркочева футболга кадәр шахмат уйнаган. Болар икесе ике төрле спорт булса да, охшаш яклары да бар икән. Чөнки футболда да ничек йөриячәгеңне уйларга кирәк. Аның әтисе Юрий да районда танылган футболчы булган.
Икенче танылган футболчы Александр Петуховның сеңлесе Юлия да – командада алыштыргысыз уенчы. Ул сакчы да, ярымсакчы да булып уйный.
Күптән түгел кызлар Ижауда мини-футбол буенча беренчелеккә узган ярышлардан җиңү яулап кайтканнар. Валерия Шмелева анда иң яхшы капкачы дип табылган.
Бу көннәрдә футболчы кызлар Казанда Дөнья чемпионаты ачылышына әзерләнәләр. Вокзалда аларны каршы алган телевидение журналистларына интервью бирергә дә өлгергәннәр инде.
Ә без сезнең белән горурланабыз, кызлар! Без генә түгел, сезнең белән республика горурлана!
Екатерина САМСОНОВА.