Россия Пенсия фонды идарәсенең ТР буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров 1нче гимназиядә 9-11 сыйныф укучылары белән очрашу уздырды.
Ул Россия Федерациясе Пенсия фонды, илебездәге пенсия системасының төзелеше, электрон сервислар турында сөйләде.
Сергей Шашуров һәм Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Һәр катнашучыга “Все о будущей пенсии“ белешмәлеге тапшырылды.