Кырындыда яшәүче Светлана ШӘЕХОВА: “Әгерҗе хәбәрләре“нең бер сүзен дә калдырмыйча укыйм, аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм“, – ди.
Укытучы әтисе – Минегали Зәетовның газеталарга булган игътибарын тоеп үскән кыз урта мәктәпне тәмамлагач хезмәт юлын Кырындыда почта начальнигы булып башлый.
Кырынды авыл Советында секретарь вазифасын башкарганда да, Кырынды авыл Советы рәисе булып сайлангач та иң беренче булып район газетасына языла ул.
Намаз иясе булгач намаз вакытлары бирелүнең дә бик уңай булуын әйтә Светлана ханым. Ә бакчачылар турындагы язмаларны һәм киңәшләрне аерым папкага җыеп бара ул. Алар тәҗрәбәсен өйрәнеп, үзем дә шулай эшлим, – ди.