18 май – Халыкара музейлар көне

2018 елның 18 мае, җомга

Хөрмәтле музей хезмәткәрләре, ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз.

 

Нинди генә музей булмасын, ул вакыт машинасы кебек: үткәнгә алып кайта, тарихны тоярга мөмкинлек бирә. Сез тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау, аларны тагын да арттыру буенча максатчан эш алып барасыз. Музейга килгән һәр кеше үткән тарихын барлый, бүгенгене тирәнрәк аңлый, киләчәк турында уйлана.

Тарихка хезмәт итеп, сез районның үткәнен өйрәнәсез, бөртекләп материал җыясыз, уникаль экспонатларны барлыйсыз. Борынгы әби-бабайларыбызның тарихи мирасы сезнең кайгыртучан кулларда ышанычлы саклана.

Сезгә сәламәтлек, актив һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлек телибез.  

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International