Әгерҗе хәрби комиссариатында районыбыз егетләрен тантаналы төстә хәрби хезмәткә озаттылар.
Ун егетебез – Әгерҗедән Айнур Гобәйди, Никита Бусыгин, Адель Денисламов, Александр Красноперов, Никита Филиппов, Көчектән Олег Денисов, Красный бордан Александр Зуев, Ямурзадан Динар Насыйров, Пеләмештән Иван Николаев, Мадыктан Владислав Юферов хәрби бурычларын үтәргә юлга кузгалырга әзерләнәләр. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, хәрби комиссар Илгиз Галиев, “Хәрби туганлык“ оешмасы җитәкчесе Рәшит Гарифуллин, дин әһелләре егетләргә киңәш-тәкъдимнәрен биреп калырга ашыгалар.
Ә хәрби комиссарның “Сез хезмәт итәргә әзерме?“ дигән соравына егетләр беравыздан “Без әзер!“ дигән җавап ишетелде.
Чынлап та, армиядә булу – һәр егетнең изге бурычы икәнлеген аңлыйлар егетләребез.
Егетнең хыялы “спецназ“га эләгү. Балачактан спорт белән шөгыльләнгән, футбол белән мавыккан ул.
Кирәк-яраклар салынган сумкаларын тоткан егетләр, якыннарына кул изәп, акрын гына автобуска утыралар. Ә газиз әниләре, сөйгән кызларының күзләрендә яшь бөртекләре җемелди. “Без сезне көтәбез! Онытмагыз гына! Исән йөреп, сау кайтыгыз!“ дигән теләкләр яңгырый.