2нче мәктәп укытучысы Казан марафонында катнашты

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Быел стартта яңа рекорд куелды – йөгерешкә 10,5 мең кеше чыкты. Ун чакрымга йөгерүчеләр арасында 2нче мәктәпнең физкультура укытучысы Илдар ИДИЯТОВ та бар иде.

Татарстан башкаласында кичә "Ак Барс Банкы Казан марафоны -2018" йөгереше уздырылды. Әлеге спорт бәйрәме Россиядә 3нче тапкыр үткәрелде һәм иң зур стартларның берсе булып торды. 

2нче мәктәпнең физкультура укытучысы Илдар Идиятов 10 чакрым арага йөгерде. Бу дистанцияне барлыгы 2700 кеше сайлаган иде. Илдар Рамисович, әлеге араны 44 минут 31 секундта узып, финиш сызыгына 91нче булып килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International