Район Мәдәният сараенда “Укучының мәдәни көндәлеге“ проектына йомгак ясадылар.
1нче сыйныфлардан Тирсә мәктәбе укучысы Азалия Сибатова,
2нче сыйныфлардан 1нче гимназиядән Сөмбел Шәйхетдинова,
3нче сыйныфлардан Пеләмеш балалар бакчасы-башлангыч мәктәптән Ирина Михайлова,
4нче сыйныфлардан 4нче мәктәптән Элина Рәхмәтуллина җиңүче булдылар. Аларга һәм бер төркем катнашучыларга мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин Дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.