Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев әлеге авылның хөрмәтле тыл ветераны Хаҗәр әби Галиеваны 90 яшьлек олы юбилее белән котладылар.
Тумышы белән Салагыш авылы кызы ул. Бирегә килен булып төшкәненә дә 55 ел вакыт узган инде. Нәкъ шуның кадәр вакыт җәмәгате Хавиз белән бик тату гомер кичергәннәр. Моннан ике ай гына элек Хавиз бабай мәңгелеккә күчкән.
Гомер буе колхозда эшләгән ул.
Хавиз абый авылның балта остасы була.
Хаҗәр әби инде өч елга якын йөри алмый. Утырган йә яткан көенчә укый, телевизор карый. Көннәр җылыткач кызы аны коляскага утыртып урамга да алып чыга.