Кеше китә, җыры кала

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Районыбызның мөхтәрәм аксакал язучысы Габдулла ага ГАЛИЕВның фани дөньядан китүенә кырык көн. Аны хөрмәт итүчеләр, иҗатын яратучылар күңелендә ул әле күп еллар шундый гади, эчкерсез, тыйнак һәм бик тә зирәк булып сакланыр.

Адәм баласы бу дөньяга вакытлыча гына килсә дә, үзеннән соң нинди дә булса эз калдырып китә: йә изге эшләре, кылган гамәлләре, йә сүзләре белән башкалар күңелендә саклана ул. Ә менә “кеше китә, җыры кала” дигән әйтем якташыбыз, аксакал язучы Габдулла абый ГАЛИЕВ турында әйтелгән шикелле.

АВЫЛ ПӘЙГАМБӘРЕ

Озак еллар авыл халкы сәламәтлеге сагында торган, имам һәм язучы буларак та кешеләрнең рухи дөньясын дәвалаган шәхес иде Габдулла абый. Аның әсәрләренең геройлары – гади авыл халкы: сугыш чорының ачы язмышлы кешеләреннән башлап бүгенге көн вәкилләре. “Авыл фельдшеры язмалары” әсәрендә язучының үз тормышы һәм язмышы бер сызык булып үтә. Балачагы сугыш чорына туры килгән, әтисез калган малайга да үз юлын табу өчен шактый катлаулы юл үтәргә, “лаеш шулпасы” эчәргә туры килә. Ләкин алдына куйган максатына ирешмичә туктамый ул.

Сугыш чоры балаларының фаҗигале язмышы да, аннан соңгы 60-70нче елларда авылларга килеп кергән әхлаксызлык сыйфатлары да язучының җанын әрнетә. “Рәнҗетелгәннәрнең каргышыннан саклан” әсәрен мин берничә кат тетрәнеп укыдым. Авылда булган вакыйгаларга нигезләнеп язылган бу әсәрендә язучының геройлары язмышы өчен җан әрнүе сизелеп тора. Ул укучыларны да битараф калдырмый, безнең буын яшьләрен дә кисәтә, тәрбияли. Габдулла абыйның хикәяләрендә кызыл сызык булып үтә торган нәрсә: кешеләрне ярату, аларның язмышы өчен борчылу. Бигрәк тә ул гап-гади авыл кешеләренең эчке дөньясын, эчке матурлыгын тасвирлап бирергә тырыша. Бу яктан минем аны халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев белән чагыштырасым килә. Авылга, аның кешеләренә мәдхия укып язган өчен, аны авыл пәйгамбәре дип атаганнар иде. Габдулла абый да хаклы рәвештә авыл пәйгамбәре исеменә лаек.

ГАБДУЛЛА АБЫЙ ФАТИХАСЫ

Иң элек Гадулла абый зур хәрефтән языла торган КЕШЕ исеменә лаек. Үзем аңа аеруча рәхмәтле. Район күләмендә балалар өчен “Көмеш каләм” фестивален оештырган чак иде. Тәүге фестивальгә олы кунак итеп районыбызның каләм осталарын – Тәскирә апа белән Габдулла абыйны, Чыңгыз, Наил абыйларны да чакырдык. Габдулла абыйның: “Кызым, әйбәт эш башлагансыз“, – дип әйтүен мин фатиха дип кабул иттем. Фестивальгә ел саен, кайда гына үтсә дә, ерак араларны якын итеп килеп җитәләр иде. Габдулла абыйның риясызлыгына, тынычлыгына, сабырлыгына сокланмыйча мөмкин түгел иде. Ул чын күңелдән гадел итеп балаларның эшләрен тикшерә, анализлый, уңышлы язмаларга ихлас сөенә белде. Балаларга киңәшләрен биреп аларны канатландырырга тырышты.

Габдулла абый юк инде: 90 яшен тутырып мәңгелеккә күчте. Нәкъ пәйгамбәрләрчә хушлашып, матур итеп китеп барды. Ләкин күңелдә авыр тойгы калды. Мондый изге шәхесләр йөз елга бер генә туа. Кызганычка каршы, Габдулла абыйның 90 яшьлек юбилее район күләмендә тиешенчә билгеләп үтелмәде, минемчә. Югыйсә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасының бәйрәме районда гына түгел, республикада да узарга лаек иде. Габдулла абый борчылганын күрсәтә торган кеше түгел иде, шулай да күңелендә рәнҗү калгандыр. Кичерсен безләрне, рәнҗеп ятмасын. Урыны оҗмахта булсын.

Гәүһәрия ШӘЙМӘРДАНОВА.

Әгерҗе шәһәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International