Күрше республикада яшәүче милләттәшләребез Сабан туен июньнең икенче яртысында бәйрәм итәчәк.
Удмуртия Республикасында төп Сабан туе кайчан булачагы мәгълүм. "Яңарыш" газетасы хәбәр итүенчә, ул 30 июнь көнне Ижау шәһәренең "Чекерил" спорт комплексында узачак.
Республиканың башка шәһәр, район, авылларында милли бәйрәмнәр түбәндәге даталарда уза: Сарапул, Можга, Воткинск шәһәрләрендә – 23 июньдә. Балезино районында да шул ук көнне - 23 июньдә "Касимовлар җыены" оештырыла.
Билгеле булганча, Татарстан Республикасы авылларында, район үзәкләрендә, шул исәптән республиканың шәһәрләрендә Сабан туе 16-17 июньдә, ә Казанда һәм Чаллыда Сабан туе 23 июньдә уздырылачак.