Үтәгәннән аш-су остасы Миләүшә МУЛЛАХМӘТОВАның аш-суга осталыгы әнисе Фәния ханымнан күчкәндер. Гомере буе балалар бакчасында пешекче булып эшләгән Фәния апа авылда да мәҗлесләргә бик тәмле камыр ризыклары әзерли торган була.
Пенсиягә чыкканда эш урынын кызына калдыра ул. Миләүшә, әнисенең эшен дәвам итеп, чирек гасыр инде Үтәгән башлангыч мәктәп-балалар бакчасында пешекче булып эшли.
Мәктәп-бакчада тәрбияләнүчеләрне генә түгел, гаиләсен дә телне йотарлык ризыклар, камыр ашлары белән сыйларга ярата ул.
Авылда узучы мәҗлесләргә дә бик еш чакыралар үзен. Әле бу атнада Үтәгән мәчетендә бакыйлыкка күчкән ветеран укытучылар, хезмәткәрләр рухына багышлап ифтар ашы уздырганнар. Бакча-мәктәп коллективы табын әзерләүдә зур ярдәм күрсәткән. Әлбәттә, Миләүшә ханым да анда үзе яратып әзерли торган ризыкларны пешереп алып барган.
Ит бәлеше пешерү рецептын безнең белән дә уртаклашты Миләүшә:
Камыр өчен тигез өлештә, ягъни 100әр грамм сөт, кайнаган су, көнбагыш мае кирәк. Шуңа бер йомырка, бер аш кашыгы майонез, тоз, аз гына чәй содасы, бер чеметем шикәр комы салып яхшылап болгатам һәм он өстәп камыр басам.
Эчлек:
Кичтән 1,5 кило сыер, аз гына каз яки үрдәк итен турыйм. Шуңа бер эре баш суганны турап салам да, болгатып суыткычка куям. Бу иткә суган тәме сеңсен өчен шулай эшләнә. Бәрәңге турап салганнан соң, тәменчә тоз, борыч өстим. Бәлешнең капкачын каплар алдыннан аз гына ак май салам. Духовкада 1,5 сәгать пешкәннән соң шулпа өстим.