Сак булыгыз: талпаннарның актив чоры

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Апрель урталарыннан талпаннарның актив чоры башланды.

“Роспотребнадзор“ идарәсенең Әгерҗе районы территориаль бүлеге мәгълүматларына караганда, безнең районда да талпан кадалу очраклары  күп.

  • Талпан тешләп беренче мөрәҗәгать итүчеләр май башында булды. Шуннан бирле һәр көнне бер-ике кешене булса да теркибез, – диләр белгечләр.    

Табиблар кадалган талпанны үз белдегең белән генә тартып алу куркыныч дип кисәтәләр.

  • Көндезге эш вакыты булса, кичекмәстән поликлиника белгечләренә, кичке якта йә төнлә хастаханәнең кабул итү бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кадалган талпанны тартып алу белән беррәттән медицина хезмәткәрләре тиешле ярдәм дә күрсәтәчәкләр, – ди район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлекчәсе мөдире Лилия Хөсәенова. 

Авыл халкы исә ФАПларга мөрәҗәгать итә ала.

Тартып алынган талпанны ташларга йә яндырырга ашыкмагыз. Бөҗәкнең вирус йөртүчеме-юкмы икәнлеген ачыклау өчен Ижауның “Гигиена һәм эпидемиология үзәге“нә (Ленин урамы, 106нчы йорт) мөрәҗәгать итә аласыз. Анда бөҗәкне дүрт төрле вируска тикшертергә мөмкин.

Шәһәр халкы өчен шушы темага тагын бер яңалык: “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров  хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә Җиңү скверын һәм “Орешник“ ял паркын, шәһәр тирәсен талпанга каршы эшкәртәчәкләр.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International