Хезмәткә түләүнең минималь күләме билгеләнде

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Агымдагы елның 1 маеннан “Хезмәткә түләүнең минималь күләме“ Федераль законына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, РФ территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме 11163 сум итеп билгеләнде.

РФ Хезмәт кодексының 129, 133нче маддәләре нигезендә билгеле вакыт аралыгында хезмәт нормасын үтәгән кешегә исәпләнгән хезмәт хакының гомуми суммасы (өстәмә түләүләр, премияләр һәм башкаларны да кертеп) хезмәткә түләүнең минималь күләменнән, ягъни 11163 сумнан ким булмаска тиеш.

Хезмәт кодексының хезмәткә түләүнең минималь күләменә кагылышлы өлешендә тәртип бозуга юл куйган җитәкчеләр РФ Кодексының административ хокук бозуларга кагылышлы  5.27нче маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартыла.

Хезмәткә түләүнең минималь күләменнән азрак йә конвертта хезмәт хакы алучы райондашларыбыз 22151, 21073 “кайнар линия“ телефоннарына шалтырата алалар.

Шулай ук “Халык конроле“ дәүләт мәгълүмати системасына да мөрәҗәгать юллый аласыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International