Якташыбыз – Иж-Бубый егете, ТМТV каналында “Тәмле көрәш“ тапшыруын алып баручы, күп еллар “Татар радиосы“нда эшләгән Булат Бәйрәмов һәм җырчы Ләйсән Гыймаева гаиләсендә сөенечле вакыйга.
Аларның өченче кызлары туды. Таңсылу һәм Зифага иптәшкә Зәйнәпне алып кайттылар алар. Котлыйбыз! Сабыйларының сәламәт һәм тигез канатлы булып үсүен телибез.