Тәҗрибәле бакчачылар мул уңыш алу серләре белән уртаклаша

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Яшелчәдән мул уңыш алырга теләсәң, әлеге киңәшләргә колак сал.

– Барлык яшелчәләргә дә су сипкәндә нашатырь спирты сибәргә (10 литрга 2 аш кашыгы);
– шулай ук яшелчәләр чүпрәне дә бик ярата. 100 грамм чүпрәне 10 литр суда эретеп сипсәң, яшелчәләр гөрләп үсә;  
– чөгендер баллы булсын өчен, тишелеп чыккач һәм сирәкләгәч аш тозы эремәсе сибәргә (10 литр суга бер стакан). Бу кишер, суган, сарымсак өчен дә бик файдалы; 
– помидорларны фитофторозадан саклар өчен сөт яки сөт сыворыткасына бер тамчы йод тамызып сибәргә кирәк. Җәй буена берничә тапкыр кабатласаң, яхшырак; 
– помидор һәм кыярларга 10 литр суга 20 тамчы йод кушып ясалган сыекчаны вегетация чорында берничә тапкыр сипсәң, бөреләре күбәя һәм авыруларга каршы торучанлыгы арта; 
– суган көпшәкләнмәсен өчен утыртыр алдыннан чәй содасы эремәсенә салып торырга кирәк. Бер литр суга бер чәй калагы сода алына; 
– иртә яздан җиләкләргә марганцовка эремәсе сибәргә, ә чәчәк атар алдыннан йод эремәсе. 10 литр суга – 10 тамчы; 
– йод эремәсен шулай ук кәбестә дә бик ярата. Чәкән ясала башлаганда сибү яхшырак. 10 литр суга – 40 тамчы. Һәр төп кәбестәгә бер литр эремә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International