Завод Х-стильдәге яңа машиналар чыгара башлауга күчә.
“АвтоВАЗ” июль аеннан Lada Priora, Lada Granta һәм Lada Kalina иске модельләрен җыюдан туктый. Бу хакта “Ведомости” хәбәр итә.
Завод Х-стильдәге яңа машина чыгара башлауга күчә.
Lada Priora 2007 елдан биредә җыелып килә һәм ул озак еллар сатуда лидер булып торган. Хәзер аны сату күләме даими рәвештә кими бара, дип билгеләп үткән экспертлар.