3нче мәктәптә утыз сигез укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Бүген 3нче мәктәптә 38 – унберенче, 53 – тугызынчы сыйныф укучысы өчен шатлыклы да, бераз моңсу да булды “Соңгы кыңгырау“ бәйрәме.

Уку алдынгылары гына түгел, спортта, сәнгатьтә балкыган егет-кызларның хөрмәтле укытучыларына, яраткан әти-әниләренә әйтер сүзләре күп иде. Бәйрәм тантанасында алар иң матур теләкләрен җиткереп калырга, олы рәхмәт сүзләрен әйтергә ашыктылар. Җитәкчеләр, мөгаллимнәр дә укучыларга имтиханнарда уңышлар, үзләре теләгән уку йортларында укып яхшы белгечләр булып чыгуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International