Казанда Халыкара гаилә көненә багышлап уздырылган “Гаиләне алмаштыру ассамблеясы“ бөтенроссия бәйгесенең республика этабында катнашу безнең өчен сынау да, сөенеч тә булды.
Әлеге зур бәйгегә эләгү өчен иң башта сайлап алу турын уздык. Әгерҗедә танылган видеога төшерүче Эльдар Шахвердиев ярдәме белән гаиләбез турында фильм эшләдек. Нәтиҗәдә, Лаеш, Алексеевск, Әлки, Мамадыштан дүрт гаилә белән бергә без дә финалга үттек.
Казан сәхнәсендә визитка һәм ике иҗади номер күрсәтү бурычы куелган иде. Сәнгать мәктәбе укытучылары Юлия Мөхәммәтҗанова һәм Алиса Перевощиковага рәхмәт, алар ярдәме белән инструменталь ансамбль оештырдык. Улыбыз Ринальд быел баян сыйныфын тәмамлый. Ул ансамбльдә дә шушы уен коралында сыздырды. Тәрбиягә алган улларыбыз Владик белән Малик кашыкларда уйнадылар. Ирем Роберт белән мин дә калышмадык, беребез – өчпочмак, икенчебез бубен тоттык.
Татарча биюне дә ашыгыч төстә өйрәнергә туры килде. Шулай да сынатмадык, барысы да үзебез теләгәнчә бик матур килеп чыкты. Тамашачылар да чыгышларыбызны көчле алкышларга күмделәр.
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина сәхнәдә чыгыш ясаган гаиләләргә карап соклануын әйтте.
Әлеге чарадан без сөенеп кайттык. Безгә төрле районнардан килгән гаиләләр белән бер сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге тудырган район хакимиятенә, сәнгать мәктәбе коллективына, опека һәм попечительлек секторы белгече Айсылу Баһаутдиновага зур рәхмәт.
Гөлгенә ДЕНИСЛАМОВА.
Әгерҗе шәһәре.