25 май көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау“ бәйрәме узды. Унберенче сыйныфны тәмамлаучы – 138, тугызынчыны төгәлләүче 337 егет-кыз өчен ул сөенечле генә түгел, дулкынландыргыч та бәйрәм булды.
БЕЗ ЯЗЫН САНЫЙБЫЗ
Кадыбаш мәктәбенең барлык укучылары өчен истә калырдай итеп оештырылган иде Соңгы кыңгырау бәйрәме. Аның беренче өлеше, матур традиция буенча, бүләкләүләрдән башланды.
Аннан укучыларны төрле номинацияләрдә бүләкләделәр.
Аннан олимпиада һәм спорт бәйгеләре җиңүчеләре, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашучылар, яшь каләм ияләре хөрмәтләнде.
“Укучыларыбызны сөендергәнегез өчен рәхмәт сезгә!“ дигән сүзләр белән мәктәп директоры Фәния Рәшитова истәлек бүләкләре әзерләгән Иске Эсләк һәм Кадыбаш авыл җирлекләре башлыклары Илдус Гафаров һәм Илфат Рамазановка, укытучылар Илназ Җәләев һәм Шамил Закировка, район Советы депутаты Хәлил Закировка, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең III участогы директоры Илфат Муллануровка олы рәхмәтен җиткерде.
ТЫЙНАК, ТЫНЫЧ, АКЫЛЛЫ
11 сыйныфны тәмамлаучы Элина Шәрипова, Айдар Закиров, Илнара Шәяхмәтовага укытучылары әнә шундый сыйфатлама бирәләр.
Ә мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар соңгы кыңгырау яңгыраганчы һәркемгә – әти-әниләренә, мәктәп җитәкчелегенә, башлангыч һәм урта белем алырга ярдәм иткән укытучыларына, сыйныф җитәкчесенә, гомумән, Кадыбаш урта мәктәбенең бердәм, дус коллективына тирән рәхмәтләрен мәгънәле шигырьләр, матур җырлар аша җиткерергә ашыктылар. Хөрмәт билгесе итеп һәркайсына чәчәкләр дә тапшырдылар.
Укучыларның үзләренә дә бик күп матур теләкләр җиткерелде.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын туган ояда канатларын ныгыткан кошларга тиңлисем килә минем. Нинди генә булмасыннар, табигатьтә аларның һәркайсының үз урыны бар. Сезгә дә бу катлаулы тормышта үз урыныгызны табып яшәргә язсын иде, – дип теләде Девәтернә мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлия Шәрипова.
...Традицион вальстан соң соңгы кыңгырау чыңлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын көчле алкышлар астында озатканда алар “Сау бул, мәктәп! Без сине онытмабыз!“ дигән сүзләрне кабатладылар.
Артка юл юк. Ә алда укучыларны Бердәм дәүләт имтиханнары һәм һөнәр сайлау кебек җаваплы эшләр көтә. Әлеге авыр гамәлләрдә җиңеллекләр һәм уңышлар юлдаш булсын сезгә, кадерле укучыларыбыз!
Дания АБЗАЛИЕВА.