Әгерҗе районының 42 егете бу көннәрдә Красный бор авылында хәрби өйрәнүләр уза.
Аларны өч көнлек өйрәнүләргә Әгерҗедән тантаналы төстә озаттылар.
Башта егетләр үз мәктәпләрендә теоретик курсны уздылар. Ә практик күнекмәләрне үтәр өчен Красный борның “Алмалы“ лагере билгеләнгән иде.
Юлга чыгар алдыннан “Хәрби туганлык“ район оешмасы җитәкчесе Рәшит Гарифуллин егетләргә инструктаж уздырды:
Егетләр бу көннәрдә районыбызның иң матур табигать кочагында 2нче мәктәп укытучысы Ринат Шакиров җитәкчелегендә хәрби өйрәнүләр узалар. Шәхси состав взводларга бүленгән. Булачак солдатлар хәрбиләрнең көнкүрешен, каравыл һәм эчке хезмәтне оештыру, физик һәм медицина әзерлеге кебек мәсьәләләрне өйрәнү белән бергә, хәрби һөнәр турында күп кенә кызыклы мәгълүмат та беләләр, спорт ярышларында көчләрен, осталыкларын күрсәтәләр.
Җыеннар тәмамлангач егетләрнең һәрберсенә ОБЖ курсын узу буенча йомгаклау билгесе куелачак.