Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә быел авылларда Сабан туе – 16, район үзәкләрендә 17 июньдә уза.
Әгерҗедә дә милли бәйрәмебез 17 июньгә билгеләнгән. Быелгы Сабан туе аеруча күңелле булыр төсле. Чөнки бәйрәмне оештыручылар, халык фикерен искә алып, бәйрәм программасына бик кызыклы үзгәрешләр кертергә ниятлиләр.
САБАН ТУЕНА – ГАИЛӘ БЕЛӘН
Үзгәрешләрнең иң беренчесе спорт бәйгеләренә кагылышлы.
Ягъни Сабантуйның абсолют батыры исемен алу өчен ир һәм хатынга капчык киеп йөгерү, көянтә белән су ташу, парлы чаңгыда йөрү, утын кисү, кадак кагу, аркан тарту кебек спорт уеннарында катнашырга һәм баллар җыярга кирәк булачак. Уеннарда катнашучыларның барысына бүләкләр әзерләнсә дә, беренче өч урынга лаек булучыларны кыйммәтле үзгә призлар көтә. Ә Сабантуйның традицион бүләге тәкә абсолют батырга тапшырыла һәм төп бүләккә дә аның гаиләсе ия була.
Райондашларыбыз арасында спорт белән дус гаиләләр бик күп. Димәк, быелгы Сабантуй әлеге спорт сөюче гаиләләргә район күләмендә танылу алу өчен юл ача.
ҖЫРЛАП-БИЕП КҮҢЕЛ АЧ
Башка еллардагы кебек үк, быел да милли бәйрәмебез кунакларын татар, рус, мари, удмурт мәйданчыклары сәламләячәк. Алар аша районда яшәүче халыкларның тормыш-көнкүреше, милли ризыклары белән танышырга мөмкин булачак.
Яшьләр сәясәте бүлеге егет-кызлар арасында Сабантуй традицияләренә багышланган квест уздырырга да планлаштыра. Аның асылы бишәр кешелек команда туплап, милли бәйрәмебез белән бәйле биремнәр үтәүдән гыйбарәт. Ә призлы урыннар алган командаларны истәлек бүләкләре көтә.
Истә калсын
Сабантуй бәйрәме кысаларында беренче тапкыр кызлар арасында “Сабантуй гүзәле“ бәйгесен уздыру да планлаштырыла. Кичке мәйдан нәкъ менә әлеге чара белән башланачак. Иҗади, җыр-бию, аш-су әзерләү һәм башка өлкәләрдә үрнәк кызларны кичекмәстән omp_agryz@mail.ruэлектрон адресына заявка юлларга чакырабыз. Ә бәйге положениесе белән якын көннәрдә район сайтларында танышырга мөмкин булачак.
Аннан кичке Сабан туе татар эстрадасы йолдызлары концерты белән дәвам итә. Күпләрнең соравы буенча бәйрәм кунаклары – популяр җырчылар Айрат Сафин һәм DJ Радик, Римма Никитина, Нияз Сабиров. Кичке дискотеканы да нәкъ менә алар “кыздырачак”.
Быел Әгерҗедә бүләкләр җыю традициясен дә яңартырга ниятлиләр. Бу хакта тулырак газетабызның алдагы саннарында хәбәр итәрбез әле.
...Туган ягыбызга кабат Сабан туйлар атлый. Елга бер тапкыр килә торган бәйрәмне күңелле итеп уздырырга язсын. Ә моның өчен милли бәйрәмне тамаша кылу гына җитми, анда катнашырга да тырышырга кирәк. Бәйрәмне оештыручылар моның өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр булдыралар икән, файдаланып калыйк. Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхи җырындагыча, “истә калырлык булсын”.