Кырынды юллары төзекләндерелде

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә авылдашыбыз – “Брус“ ширкәтенең Әгерҗедәге участогы җитәкчесе Минсәет Мәһәдиев җитәкчелегендәге бер төркем эшчеләр Кырындыда урам юлларын төзекләндерүдә эшләделәр.

Алар Киров, Совет, Кооператив, Полевая урамнарындагы асфальтның чокыр-чакырларын ямадылар. Хәзер машиналар көзге кебек юлдан гына җилдерәләр.

Гомумән, Минсәет Минрахман улына һәм аның кул астында эшләүче егетләргә барлык авыл халкы исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм. Алар кыш көннәрендә урам юлларын кардан чистартуда, ел саен язын-көзен чүплекләрне эттерүдә бик зур ярдәм итәләр. Нинди генә эштә техника сорап мөрәҗәгать итсәк тә булышмый калганнары юк.

Эшләрегез уң булсын. Район халкыннан рәхмәт ишетеп, хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын сезгә, егетләр.

Хөрмәт белән Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ ЗАКИРОВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International