Казанның теннис академиясендә VI республика ифтарын ике көнгә бүлеп уздырдылар. Оештыручыларның карары белән 26 майда ул – ир-атлар, 27 май көнне хатын-кызлар өчен үтте.
Әлеге чарада әгерҗелеләр дә катнашты. 26 майда районыбыз имамы Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин җитәкчелегендә бер төркем ир-атлар, икенче көнне 15ләп хатын-кыз ифтарга барды.
Республика ифтарына Татарстан Республикасы хатын-кызларыннан күренекле җитәкчеләр, җәмәгать, сәясәт һәм мәдәният эшлеклеләре, мөселман дини оешмалары вәкилләре һәм башка рәсми даирәләр, төрле төбәкләрдән кунаклар килде. Шулай ук мохтаҗлар, ятим сабыйлар, күп балалы, аз керемле гаиләләр, сәламәтлекләре буенча чикле кешеләр катнашты.
Авыз ачу мәҗлесе башланыр алдыннан килгән кунаклар Рамазан аеның бәрәкәте турында вәгазьләр, тере тавыш белән башкарылган нәшидләр һәм мөнәҗәтләр тыңлады. Шулай ук мөслимәләр хозурына мөселман модасы күрсәтелде.