Әгерҗе паркларында яшьләр вәхшиләрчә ял итә

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Соңгы елларда Әгерҗедә ял итәр өчен күп кенә мөмкинлекләр булдырылды: парклар төзелде, шәһәрнең кайбер урыннары халыкка уңайлы итеп үзгәртелде. Әлеге эшләр һаман да дәвам итә. Бу, беренче чиратта, үсеп килүче буын турында кайгыртуның ачык  мисалы. Ә алар үзләре моңа ничек җавап бирә соң?

Соңгы вакытларда ял итү зоналарындагы тәртипсезлекләр турында редакциягә шалтыратучылар аеруча ешайды. Ә бу – чаң кагарга вакыт җитте дигәнгә ишарә.

...Хәтерегездәдер: моннан ун-унике еллар элек, әле безнең балалар үскәндә, алар белән Әгерҗедә кая барырга белми аптырый идек. Уен, спорт мәйданчыклары да юк иде. Скверлар турында әйткән дә юк. Күп чакта иске стадион һәм М.Горький урамындагы  иске парк участогы белән канәгатьләнергә туры килде.

Ә хәзер? Һәр ишегалдында диярлек заманча спорт-уен мәйданчыгы бар. Җиңү скверында да ял итү өчен дә уңайлыклар тудырылган. Район башлыгы Валерий Макаров иницативасы һәм бер төркем энтузиастлар тырышлыгы белән “Орешник“ ял итү зонасы булдырылды. Республика программасы ярдәмендә күпләр яратып йөри торган “Яшьлек“ паркы барлыкка килде. Хөкүмәт булышлыгы белән Әгерҗе вокзалы яны мәйданчыгы үзгәртеп корылды. Җаның кая тели, шунда бар!

Ни кызганыч, яшьләр арасында матур итеп ял итә белмәүчеләр дә күп шул әле. Кайберәүләр, вәхшиләрчә ял итеп, рухи һәм матди зыян китерүдән тәм табалар.

Әлеге гамәлләре аша алар үзләрен кимчелекле кеше итеп күрсәтүләрен аңламыйлар, күрәсең. Йә, әйтегез әле, нормаль кеше үз көчен койма җимерүдә сынап карый аламы?! “Орешник“ паркында нәкъ менә шулай эшләгәннәр. Яисә “Яшьлек“ скверындагы йә вокзал алды мәйданчыгындагы яктырткычларны ватудан нормаль кеше канәгатьлек ала аламы? Тирә-ягыңа пластик шешәләр, банкалар ыргытып, шул чүп арасында утыру нормаль кешегә хас күренешме?! Юктыр...

Бу уңайдан шәһәр җитәкчелеге дә борчуда.

  • Берәр Казан вәкиле килеп объектларга мондый мөнәсәбәтне күрсә, “алга таба мондый эшләргә акча бүлүнең кирәге юк“ дигән фикергә килер иде, мөгаен. Булганны саклый белмәгәч, нигә акча түгәргә?! – ди “Әгерҗе шәһәре“ башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров та. – Үз көчеңне спорт һәм башка шундый файдалы эшләрдә күрсәтә белергә кирәк. Артобъектлар янында фотога төшеп, туган шәһәреңне таныту – бер нәрсә. Ә башкасы... Озакламый Әгерҗе үзәгендәге К.Маркс урамын үзгәртеп төзекләндерү башланачак. Проект Мәскәүдә яклау тапкан очракта  “Орешник“ паркы да заманча итеп эшләнәчәк. Мондый матур үзгәрешләргә бары сөенергә генә кирәк.

Хөрмәтле әгерҗелеләр, ата-аналар! Булганны бергәләп сакларга өйрәник.  Балаларга үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеген, тормыш кыйммәтләрен сез төшендермәсәгез, кем аңлатыр?! Шәһәрдә эшләнгәннәрнең барысы да нәкъ менә аларга калачак бит. Көндәлек сүзләр булса да, бу – чынбарлык.

Екатерина САМСОНОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International