Бүген – Балаларны яклау көне

2018 елның 1 июне, җомга

Хөрмәтле әгерҗелеләр: зурлар һәм балалар! Җәйнең иң якты бәйрәме – Халыкара балаларны яклау көне белән ихлас котлыйбыз. 

Балалар – гаиләнең, җәмгыятьнең, хөкүмәтнең иң зур байлыгы. Алар тормышыбызга мәгънә өстиләр, киләчәккә өмет уяталар. 

Бу бәйрәм балалар язмышы өчен җаваплы булуыбызны кисәтә һәм алар үзләрен ышанычлы итеп тойсын, олы тормышка матур старт алсын өчен без барысын да эшләргә тиешлеген тагын бер кат исебезгә төшерә. Без үз киләчәгебезне балаларыбыз кулына тапшырабыз һәм алар ярдәме белән генә гадел, имин җәмгыять төзи алабыз.

Бәйрәм көнендә балаларга тәрбия бирүгә зур тырышлык куючы матур гаиләләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. 

Ә малай-кызларга матур яллар, күңелле каникуллар, яңа дуслар, сәламәтлек телибез. Һәрвакыт зурларның игътибарына һәм яратуына, күңел җылылыгына һәм назына төренеп яшәгез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International