Әгерҗедәге балалар иҗаты йорты үз ишекләрен ача

2018 елның 1 июне, җомга

Ниһаять, Әгерҗедә күптән көтелгән вакыйга: бүген, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә, “Радуга талантов” балалар иҗаты йорты үз ишекләрен ача. Монда көненә уртача 500-600 бала шөгыльләнер дип күзаллана. 

Өй туе алдыннан без иҗат йортында булдык һәм анда күргәннәребез белән сезне дә таныштырабыз.

БӘЙРӘМ АЛДЫ МӘШӘКАТЬЛӘРЕ

Тантана алдыннан һәр җирдә күңелле мәшәкатьләр тоемлана. Әнә, актлар залында балалар генераль репетициягә әзерләнә. Техник хезмәткәрләр картинг мәйданчыгында резин покрышкаларны буйый. Педагоглар кабинетларын һәм коридорны бизәү эшен тәмамлап киләләр. Шул ук вакытта күп бүлмәләр кунакларны кабул итүгә инде күптәннән әзер.

Без балалар иҗаты йорты директоры Валентина Федорова бүлмәсенә узабыз. Аның да урында утырырга вакыты юк: барысын да барларга, контрольдә тотарга кирәк.

ТӨП МАКСАТ – БАЛАЛАРНЫҢ ИҖАТЫН ҮСТЕРҮ

Административ-хуҗалык блогы бирегә инде көз көне үк күченгән булган.

  • Шул вакытка төп бина әзер иде инде, – дип сөйли Валентина Валерьевна. – Әмма безгә диварларның төсе ошамады: аскы өлеше аксыл көрән, өскесе караңгы яшел иде. “МирСтрой” ширкәте җитәкчесе Али Ибраһимовка һәм аның төзүчеләренә рәхмәт. Сүзебезгә колак салып, безнең дизайн буенча кабат буядылар.

Чыннан да, биредәге төсләргә караганнан соң, күңелдә иҗат дәрте уяна. Мебельнең дә үзләре теләгәнен кайтартканнар. Тимерьюлчылар картинг мәйданчыгы өчен буяу алуда ярдәм иткәннәр. Стендлар ясауның гадәти булмаган дизайнын Валентина Валерьевна ике ай интернеттан үзе эзләгән. Гөлләрне педагоглар, шәһәр халкы өйләреннән алып килгәннәр. Һәр бинаны үзенчәлекле, зәвыклы итеп эшләргә тырышканнар. Биредә медкабинет һәм аерым чишенү бүлмәләре бар. Коридорларда эстетик зәвык белән хәрби-патротик, спорт, сәнгать буенча тематик почмаклар эшләнән. 

  • Безнең төп максат – өстәмә белем бирүдә балалар өчен актуаль, кызыклы булган  юнәлешләрне сайлау. Алар балаларга киләчәк һәнәрләрен сайларга да, сәләтләрен үстерергә дә ярдәм итәргә тиеш, – дип исәпли директор.

Балалар иҗаты йорты ике оешма кушылудан барлыкка килгән. Болар – мәктәптән тыш эшләр һәм балаларны савыктыру-белем бирү үзәкләре. Документларны рәсмиләштерүдә, ике коллективны берләштерүдә авырлыклар да булмый калмаган. Әмма боларның барысы да инде артта калган.

Бүген балалар иҗаты йортында 2400 тәрбияләнүче исәпләнә. Алар белән сиксәннән артык педагог шөгыльләнә. Моңа кадәр кайбер шәһәр балалары мәктәпләр базасында шөгыльләнгәннәр. Әйтик, 2нче мәктәптә “Яшь армияче” һәм “Яшь турист”, 3нче мәктәптә – театр һәм робототехника түгәрәкләре эшләгән. Иҗат йорты ачылганнан соң аларның барысы да бирегә күченә. Монда көненә уртача 500-600 бала шөгыльләнер дип күзаллана. 

ҺӘР КАБИНЕТ – ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ

Кабинетлар белән дә танышыйк. Монысы – шахмат кабинеты. Анда сенсорлы интерактив һәм магнитлы маркер такталар урнаштырылган. Мондый такталар һәр бүлмәдә диярлек бар.

Робототехника һәм 3D модельләштерү кабинетына төрле яшьтәге балалар өчен өч төрле комплект, 3D-принтер, 3D-сканер алынган.

Аннан – “Яшь армияче” кабинеты, видео-фотостудия, артстудия, тавыш яздыру студиясе, степ-платформалы спорт аэробикасы бүлмәсе, ЖК-телевизорлы хореография залы....

Массаж юлы булган мәктәпкәчә һәм инклюзив белем бирү кабинетларында балаларны укырга керү өчен әзерләячәкләр. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус парталар урнаштырылган, чакыру төймәләренә кадәр бар.

Тегү остаханәсендә һәм малайлар өчен аерым остаханәдә төрледән-төрле станоклар куелган. Шунда ук – карт тибындагы машиналар. Аларда йөрү – малайларның гына түгел, хәтта кызларның да хыялы. Картинг турында сөйләгәндә, шунысын да әйтми мөмкин түгел: биредә әлеге машиналарны йөртергә өйрәтү белән бергә, механик,  ярышлар буенча хөкемдар булырга да өйрәтәчәкләр. Ике яңа машина сатып алынган. Тагын дүртәү кайтырга тиеш, диләр.

Озын сүзнең кыскасы, балалар иҗаты йортының җисеме исеменә бик тә тәңгәл килә. Теләк бер генә: киләчәктә педагогларга, балаларга хөкүмәтнең ышанычын аклап эшләү насыйп булсын. Әлеге иҗат йорты да республикабыз программасы кысаларында сафка басты бит.

Екатерина САМСОНОВА.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International