Балалар иҗат йортында биш йөздән артык бала төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәчәк

2018 елның 1 июне, җомга

Бүген Әгерҗедә “Радуга талантов” балалар иҗаты йортын ачу тантанасы булды.

Бәйрәмдә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, район башлыгы Валерий Макаров, Горький тимер юлының Ижау төбәге буенча начальник урынбасары Александр Лапшин катнашты. 

Җитәкчеләр әгерҗелеләрне, балаларны тантаналы вакыйга белән котладылар. Бинаны сафка бастырган “Мир-Строй“ ширкәте төзүчеләренең җитәкчесе Али Ибраһимов балалар иҗаты йорты директоры Валентина Федоровага символик ачкычны тапшырды. Бинага керү юлындагы ал тасманы кисү хокукы җитәкчеләр белән бергә Әгерҗенең танылган “Кадетлар“ кызлар футбол командасы капитаны Карина Батыревага да бирелде.

  • Безнең төп максат – өстәмә белем бирүдә балалар өчен актуаль, кызыклы булган  юнәлешләрне сайлау. Алар балаларга киләчәк һәнәрләрен сайларга да, сәләтләрен үстерергә дә ярдәм итәргә тиеш, – диде директор Валентина Федорова. 

Балалар иҗаты йорты ике оешма кушылудан барлыкка килгән. Болар – мәктәптән тыш эшләр һәм балаларны савыктыру-белем бирү үзәкләре. Бүген балалар иҗаты йортында 2400 тәрбияләнүче исәпләнә. Алар белән сиксәннән артык педагог шөгыльләнә. Моңа кадәр кайбер шәһәр балалары мәктәпләр базасында шөгыльләнгәннәр. Әйтик, 2нче мәктәптә “Яшь армияче” һәм “Яшь турист”, 3нче мәктәптә – театр һәм робототехника түгәрәкләре эшләгән. Иҗат йорты ачылганнан соң аларның барысы да бирегә күченә. Монда көненә уртача 500-600 бала шөгыльләнер дип күзаллана. 

Кунаклар кабинетлар буенча да сәяхәт иттеләр. Биредәге матурлыкка, заманча җиһазларга таң калырлык. Шахмат кабинетында, мәсәлән, сенсорлы интерактив һәм магнитлы маркер такталар урнаштырылган. Мондый такталар һәр бүлмәдә диярлек бар.

Робототехника һәм 3D модельләштерү кабинетына төрле яшьтәге балалар өчен өч төрле комплект, 3D-принтер, 3D-сканер алынган.

Аннан – “Яшь армияче” кабинеты, видео-фотостудия, артстудия, тавыш яздыру студиясе, степ-платформалы спорт аэробикасы бүлмәсе, ЖК-телевизорлы хореография залы....

Массаж юлы булган мәктәпкәчә һәм инклюзив белем бирү кабинетларында балаларны укырга керү өчен әзерләячәкләр. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус парталар урнаштырылган, чакыру төймәләренә кадәр бар.

Тегү остаханәсендә һәм малайлар өчен аерым остаханәдә төрледән-төрле станоклар куелган. Шунда ук – карт тибындагы машиналар. Аларда йөрү – малайларның гына түгел, хәтта кызларның да хыялы. Картинг турында сөйләгәндә, шунысын да әйтми мөмкин түгел: биредә әлеге машиналарны йөртергә өйрәтү белән бергә, механик,  ярышлар буенча хөкемдар булырга да өйрәтәчәкләр. Ике яңа машина сатып алынган. Тагын дүртәү кайтырга тиеш, диләр.

Бүген, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә, Әгерҗедә “Радуга талантов” балалар иҗаты йортын ачу тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International