30 нчы май көнне Шаршады башлангыч мәктәп-балалар бакчасында “Соңгы кыңгырау”бәйрәме булып узды

2018 елның 1 июне, җомга

30 нчы май көнне Шаршады башлангыч мәктәп-балалар бакчасында “Соңгы кыңгырау”бәйрәме булып узды. 4 сыйныф укучылары өчен туган мәктәпләрендә соңгы кыңгырау шалтырады. Бу укучылар яңа уку елыннан укуларын Көчек мәктәбендә дәвам итәчәкләр.Бәйрәм бик күңелле узды. 4 нче сыйныф укучылары “Саубуллашу” вальсы биегәндә,  ата-аналар рәхмәт сүзләре әйткән дә күпләрнең күңелләре тулды, күзләре яшьләнде. Бу укучылар өчен кыңгырау  чыңлавы алга таба да шалтырар, ләкин туган мәктәпләрендә бу инде соңгысы.Ике ел рәттән инде чыгарылыш  укучылары мәктәп ишек алдында  агач утырту традициясен дәвам итәләр.Быелгы 4 нче сыйныф   укучылары ата-аналары, сыйныф җитәкчеләре белән бергә  груша агачы  утырттылар.Агач утырту традициясе алдагы елларда да дәвам итсә  авылыбыз мәктәбенең ишек алды тагын да матуррак, күркәмрәк күренер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International