Әгерҗе районында май аенда аерылышучылар гаилә коручыларга караганда өч тапкыр күбрәк булган

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

ЗАГС мәгълүматларына караганда май аенда Әгерҗе районында аерылышучылар гаилә коручыларга караганда өч тапкыр күбрәк булган. Әллә май аенда өйләнешергә ярамый дигән гыйбарәгә ышанганнармы, районда өч кенә пар никахын рәсмиләштергән. 12 пар аерылышкан.

20 сабый дөньяга килгән. Аларның 5се – малай, 15е – кыз. Сабыйларга Матвей, Мәдинә, Ева, Аннан, арина, Данил, Ясминә, Рада, Максимилиан, Эмилия, Анастасия, Риана, Зәринә, Екатерина, Лея исемнәре кушканнар.

Бер айда районда барлыгы 52 кеше вафат булган. Аларның 23е – ир-атлар, 29ы – хатын-кызлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International