Балалар иҗаты йортында күп төрле түгәрәкләр белән бергә картинг секциясендә дә шөгыльләнергә дә мөмкин булачак.
Карт тибындагы машиналарда йөрү – малайларның гына түгел, хәтта кызларның да хыялы. Картинг турында сөйләгәндә, шунысын да әйтми мөмкин түгел: биредә әлеге машиналарны йөртергә өйрәтү белән бергә, механик, ярышлар буенча хөкемдар булырга да өйрәтәчәкләр. Ике яңа машина сатып алынган. Тагын дүртәү кайтырга тиеш, диләр.
Район башлыгы Валерий Макаров балалар иҗаты йортын ачу тантанасында картинг-машинаны сынап карады.