Биектау балалары бакча белән саубуллашты

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Безнең Биектау авылы балалары бакчага бик яратып йөриләр.

Узып баручы  уку елында бакчада унөч бала тәрбияләнде. Күптән түгел шуларның бишесе өчен “Саубуллашу кичәсе“ узды. Денис Трофимов, Динә Мөфтиева, Таңсылу Хаматова, Руфат Гобәев һәм улыбыз Булат Сәлимуллин 1 сыйныф укучылары булачаклар. Ә менә аларның эне-сеңелләре Элина, Илгар, Ранис күңелле бакча тормышы белән хозурлануларын дәвам итәләр. Азалия, Ясминә кебек нәни сабыйлар исә бакча ишеген тәүге тапкыр ачып керәчәк. 

Бакчадан киткән балаларыбыз анда уздырган көннәрен бик сагынырлар әле. Аларның һәрвакыт бакчага ашкынып барулары, тәрбияче апаларын “безнең апа супер“ дигән сүзләр белән кочып алулары биредәге тормышны бик тә якын күрүләре турында сөйли. Чыннан да, тәрбиячеләре Руфинә Гобәева да, аның ярдәмчесе Айгөл Фәррахова да, пешекче Гөлшат Мөфтиева да үз эшләренә намус белән карап, чын мәгънәсендә, безнең балалар өчен икенче әни булдылар. Руфинә апалары балаларны мәктәпкә әзерләүгә зур игътибар бирде. Шуңа алар укуда да сынатмаслар дип ышанабыз.

Дәресләр генә түгел, занятиеләр дә бик мавыктыргыч оештырыла бакчада. Рәсем, төрле эшләнмәләрне ясап кына калмыйлар, күргәзмәләргә дә урнаштыралар. Шуңа без сабыйларыбызның ни белән мәшгуль булуларын һәрчак белеп, күреп торабыз. Бакчада табигатьне саклау, әти-әниләргә, өлкәннәргә хөрмәт белән карарга өйрәтүче чаралар да еш уза. Малай-кызларның җыр-бию, нәфис сүз сөйләү буенча осталыкларын арттыруга да игътибар бирә тәрбияче. Тематик кичәләр, туган көн уңаеннан үткәрелгән бәйрәмнәрдә без, ата-аналар да, еш кунак. Балаларыбызның барлык чараларда актив катнашуларына, осталыклары көннән-көн артуына сөенеп кайтабыз.

Бала тәрбияләү кебек бик тә катлаулы хезмәткә олы җаваплылык белән каравыгыз өчен рәхмәт сезгә. Алдагы көннәрдә дә сәламәт булып, сабыйларыбызны бергә-бергә тәрбияләргә язсын.

Ата-аналар исеменнән Ленара СӘЛИМУЛЛИНА.

Биектау авылы.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International