Әгерҗе “Орешник“ ял паркын үзгәртеп кору буенча Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Кече шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңай шәһәр мохите булдыру буенча игълан ителгән Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан 920 миллион сум грант отты. Алар арасында Әгерҗе районы проекты да бар.

Дүрт гектар мәйданны биләп торучы “Орешник“ парк зонасының Бөтенроссия бәйгесендә катнашуга дәгъва кылуы, шул уңайдан 3нче мәктәптә җәмәгать тыңлаулары узуы хакында газетабызда язган идек инде. 

Әлеге бәйгегә 82 төбәктән 455 заявка юлланган булган. Икенче этапка 434 проект узган. Өченче – проектны публика алдында яклау этабына 66 субъекттан 198 гариза үткән. Шуларның  23е – Татарстаннан. Безнең республика проектларының барысы да экспертлар тарафыннан бик югары бәя алган.

26-27 майда район башлыгы Валерий Макаров Мәскәүдә Федераль бәйге комиссиясе, Ведомствоара эшче төркемнәре әгъзалары һәм экспертлары алдында “Орешник“ ял паркын үзгәртеп төзекләндерүгә кагылышлы проектны яклады. Аның турыдан-туры трансляциясен YouTube каналы аша карарга мөмкин иде.

29 майда җиңүчеләр игълан ителде. 10 меңнән алып 20 меңгә кадәр кеше яшәүче “Кече шәһәрләр” номинациясендә “Орешник“ ял паркына кагылышлы проект җиңүче дип табылды. Гомумән алганда, Татарстаннан дәгъва кылган проектның унысы грант отуга лаек булды. Безнең районга әлеге проектны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 55 миллион сум акча бүленәчәк.

Бу – безнең район өчен бик зур җиңү. Әлеге проектны яклауга әзерлек ничек барган, анда кемнәр катнашкан, яклау процессы ничек узган – боларның барысы хакында да газетабызның алдагы санында укырсыз. 

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International