Быел Сәхрә авылының Нариманов урамына вак таш җәеләчәк.
Бу көннәрдә биредә әлеге зур эшне башкаруга әзерлек эшләре алып барыла. “Брус“ ширкәтенең Әгерҗедәге участогы юл төзүчеләре авылга кергәндә юл уңаендагы агачларны кистеләр һәм ул урыннарны чистартып куйдылар.