Әгерҗе районында быелның дүрт аенда, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, Татарстанда җитештерелгән алкоголь продукциясе сату кимегән. Район хакимиятендә узган киңәшмәдә җитәкчеләр, эшмәкәрләр һәм авыл җирлекләре башлыклары аның сәбәпләре турында сөйләштеләр.
Саннарга күз салыйк. Дүрт айда район кибетләреннән барлыгы 11,1 мең декалитр (узган ел белән чагыштырганда 92 процент) аракы сатып алынган. Ә Татарстанда җитештерелгән алкоголь продукциясе 6,2 мең декалитр (90 процент) сатылган. Бер җан башына 3,2 литр (93 процент) спиртлы эчемлек туры килә.
Әгерҗедә, авыл җирлекләрендә үзебездә җитештерелгән аракы ни өчен начар сатыла соң? Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Кибетнекен сатып алмыйлар икән, димәк, идән астыннан алып эчәләр. Киңәшмәдә катнашкан кайберәүләр шушы фикерне җиткерде. Быел Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге полиция хезмәткәрләре законсыз төстә спиртлы эчемлекләр сату буенча ике җинаять эше ачкан. Ялган аракы сатучылар үз җәзасын алган. Бер кеше “Халык контроле“ системасына составында спирт булган сыекча сатучы турында хәбәр юллаган. Әлеге очрак расланган һәм хәбәр җибәрүчегә бер мең сум акчалата бүләк тапшырылган.
Тирсә, Иске Эсләк, Шаршады, Бима, Яңа Бәзәкә, Кадрәк, Тәбәрле, Көчек, Иске Эсләк, Кичкетаң авыл җирлекләрендәге кибетләрдә аракы сату күпкә кимегән. Ни өчен? Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев һәр авыл җирлеге башлыгыннан аңлатма бирүен таләп итте.
Боларына өстәп шуны да әйтергә кирәк: халык акрынлап булса да эчүдән бизеп бара. Мәсәлән, үземнең танышларым арасында гына да аракыдан баш тартучылар арта. Элек авылларда утын, печән китергән, бакча сукалаган, бәрәңге өйгән һәм башка шундый эшләр өчен бер ярты алалар иде. Хәзер авыл кешесе гаиләсен ничек туендыру турында кайгырта, күбрәк акча эшләү ягын карый. Абзарында мал да асрарга, үзе җитештергән продукцияне сатып азмы-күпме керем дә алырга тырыша. Әмма аның бәясе генә ташка үлчим. Мәсәлән, авылларда бүгенге көндә сөтнең бер литрына 13 сум белән исәп-хисап ясыйлар. Исәпләп карасак, 300 сумлык бер ярты аракы алу өчен аңа 23 (!) литр сөт сатарга кирәк. Хезмәт хакы буенча тоткарлыклар булу, бик аз акча алып эшләү... Бәлки, кайбер сәбәпләр шушыдыр...
Ххх
Бик тиздән туган якта милли бәйрәмебез – Сабан туе гөрләячәк. Бәйрәмдә, әлбәттә, күпләр күңел ача, кәеф-сафа кора. Спиртлы эчемлекләр сайлаганда үзебезнекенә – Татарстанда җитештерелгәненә өстенлек бирсәгез иде.