Бүген оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашындагы зур киңәшмә Әгерҗе Сабан туе узачак мәйданда үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев Сабантуй бәйрәмен оешкан төстә уздыру өчен һәр оешма-предприятие җитәкчесе алдында нинди бурычлар торуын билгеләп үтте. Ул әлеге бурычларны якын көннәрдә үтәү кирәклеген искәртте.
Исегезгә төшерәбез: быел Әгерҗедә район Сабан туе 17 июньдә элеккеге урында – ипподромда уза. Ул ат чабышларыннан башланып китә. Сабантуйның тулы программасы белән якын көннәрдә безнең сайтта таныша аласыз. Программа газета битләрендә дә урын алачак.