Әгерҗенең спорт сөючеләре арасында йөзү буенча ярышлар узды

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Әгерҗенең “Олимп“ спорт комплексында яшь спортчылар һәм гаиләләр арасында йөзү буенча ярышлар узды.

 

Барлыгы 54 малай-кыз һәм биш гаилә – Зайцевлар, Емановлар, Петровлар, Ханнановлар,  Конофеевлар йөзү буенча осталыкларын күрсәттеләр.

Яшь йөзүчеләр 50 метр араны аркада йөзеп үттеләр. Үз яшь категорияләрендә абсолют җиңүчеләр булып Элина Дәүләтшина, Полина Бабкина, Елизавета Мельникова, Венера Садыйкова, Эмилия Васильева, Энгель Патапов, Марат Ибрашев, Максим Александров, Кирилл Болотов, Ярослав Гордеев калдылар. Гаиләләр арасында Зайцевлар, Емановлар, Петровлар – җиңүчеләр.

Аларга Грамоталар, медальләр, сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International