Әгерҗе районы, Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, “Орешник“ ял итү зонасын төзекләндерүгә 55 миллион сум грант отты.
ЙӨРӘК УРЫНЫНА – ӨЧПОЧМАК
Кече шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңай шәһәр мохите булдыруга тәгаенләнгән әлеге бәйге январь аенда старт алган иде. Башта райондашларыбыз тавыш бирү юлы белән үзгәртеп кору объекты итеп “Орешник“ны сайладылар. Аннан әгерҗелеләрнең әлеге ял урынын нинди итеп күрергә теләүләрен ачыклау максатыннан җәмәгать тыңлаулары узды. Фикер алышулар вакытында нинди генә фикерләр җиткермәделәр әгерҗелеләр?! Кемдер “Орешник“та фонтан, велосипед юлы, мангаллы пикник зонасы булуын тели. Зоопарак кирәк диючеләр дә булды хәтта.
Финалга кадәр барып җиткәнче әлеге проектның ничә кул, күз, йөрәк аша узганын бу эштә катнашучылар үзләре генә белә торгандыр. Әмма бу уртак эшнең “саллы“ нәтиҗәсе – 49 бүлекне үз эченә алган 90 битлек проект эскизы. Анда Әгерҗе, “Орешник“ паркы һәм аларның тарихы, шәһәрнең үсеш стратегиясе, социологик сораштыру, проект концепциясе һәм башка бик күп мәгълүмат урын алган.
ОЛЫ КОМИССИЯ АЛДЫНДА – ЗУР ИМТИХАН
Бәйгенең соңгы этабына кадәр 455 проектның 198е генә барып җитте. Шуларның 23е – Татарстаннан. Безнең республика проектларының барысы да экспертлар тарафыннан югары бәя алганлыктан, соңгы этапта көчлеләр арасыннан иң-иңнәре сайланып алынырга тиеш иде.
Валерий Владимирович үз чыгышында Әгерҗенең тимерьюлчылар шәһәре булуын, шәһәрдәге станция аша дүрт юнәлештән поездлар узуын, биредә көн саен егермешәр меңгә кадәр вагон кабул ителүен, поездлар агымы арткан саен экологиянең начарлана баруын бәян итә. Шәһәр халкына актив ял итү, шул ук вакытта сәламәтлеген ныгыту өчен нәкъ менә “Орешник“ кебек урманлы ял паркы кирәк булуы турында сөйли. Әлеге проект гамәлдә булган очракта бизнес-идеяләрне тормышка ашырырдай мәйданчык барлыкка киләчәген, яңа эш урыннары булдырылачагын, халыкка яңа төр хезмәтләр күрсәтеләчәген мисалларга нигезләнеп ассызыклый. Аның чыгышын архитектор дәвам итә. Ул “Орешник“ның планы, территориянең ландшафт-визуаль анализы, проект концепциясе, схемалар белән таныштыра. Аннан ун кешедән торган комиссиянең (архитекторлар, икътисадчылар, туризм буенча экспертлар һәм башкалар) сорауларына җавап бирәләр алар.
Әлеге катлаулы имтиханга югары бәя буларак, Татарстаннан җиңгән ундүрт проект арасыннан безнең районның “Орешник“ ял паркына кагылышлысы да җиңүче дип игълан ителә.
“ОРЕШНИК“ НИНДИ БУЛАЧАК
2019 ел ахырына яңача үзгәртеп корылган, бөтенләй икенче төрле төсмер алган “Орешник“ ял паркы зонасы әзер булыр дип күзаллана. Шунысын да ассызыклау урынлы булыр: проектны тормышка ашыру барышында биредәге бер генә агач-куак та киселмәячәк. Чөнки проектны тормышка ашырудагы төп шартларның берсе – нәкъ менә шушы.
Шунысы бәхәссез: биредә яңа туган сабыйлардан алып өлкәннәргә кадәр рәхәтләнеп ял итү, иң мөһиме, сәламәтлекне ныгыту өчен бөтен шартлар тудырылачак. Сәламәтлек дигәннән, “Орешник“ны үзгәртеп кору барышында хастаханәгә керү уңае да үзгәрер дип планлаштырыла.
Ә паркка керү юлында барбекю зонасы һәм урман кафесы урын алыр дип күзаллана. Биредә шулай ук сәхнәле һәм амфитеатрлы үзәк мәйдан да булачак.
Балалар һәм спорт мәйданчыклары, скейтпарк, велоюллар – болар барысы да заманча җиһазландырылачак. Тагын бер үзенчәлек: паркта республикадагы иң озын бау паркы төзү планлаштырыла. Файдаланылмый торган су башнясы скалодром ролен башкарачак. Ә аның эчке ягыннан өскә менеп Әгерҗене күзәтергә мөмкин булачак.
Проектны төзүчеләр өлкәннәр турында да онытмаганнар: алар өчен паркның иң тыныч урынында ябык павильон урын алачак.
Тагын бер нечкәлек: парк бизәлешендә рельслар, шпаллар кебек тимер юл элементлары еш файдаланылачак. Бу Әгерҗенең тимерьюлчылар шәһәре булуы һәм проектны яклаганда төп басым нәкъ менә шуңа ясалуы белән бәйле.
Яңа проектны тормышка ашыру 48 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Ә без проектта бәян ителгәннәрнең тизрәк чынбарлыкка әверелүен телибез. Күпләрнең хәзер үк яңа паркта узачак спорт, мәдәни чараларда катнашасы, скейт-паркта йөрисе һәм, иң мөһиме, наратлы ял зонасының саф һавасын сулап рәхәтләнеп ял итәсе киләдер.
Дания АБЗАЛИЕВА.