Барҗы-Умга мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырганнар

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Күптән түгел Барҗы-Умгада район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, баш имам-мөхтәсиб Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев катнашында имам билгеләнде. Ул – авылдашыбыз Рафис хәзрәт Төхвәтуллин.

Рамазан аенда авыл мәчетендә яңа муллабыз Рафис хәзрәт җитәкчелегендә ифтар ашы уздырдык. Әлеге изге эштә Зөлфәт Гатин, Тәлгать Муллахмәтов, Муллаян Ахунов, Илсур Тимергазин башлап йөрделәр. Бер генә авылдашыбыз да читтә калмады. Кемдер акчалата, кемдер әйберләтә ярдәм итте. Тәм-томнар белән авыз ачкач, вәгазьләр тыңладык, әрвахлар рухына дога кылдык.

Икенче көнне мәчетебезгә авылыбызның барлык балаларын җыеп кунак иттек. Клуб мөдире Алсу Дәүләтшина алар өчен Сабан туе уздырды. Малай-кызлар, уен-бәйгеләрдә катнашып, бүләкләр дә алдылар.

Рамилә ХИКМӘТУЛЛИНА.

Барҗы-Умга авылы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International