“Әгәр быелгы район Сабан туенда яраткан атым “Шунда“ белән җиңү яуласам, алтмыш яшьлек юбилеема иң зур бүләк шул булачак“, – ди бу көннәрдә ат чабышына ныклап әзерләнүче Әгерҗедән Әнәс КӘРИМОВ.
Районда аның кебек 60 яшьтә ат чабышында катнашучы башка юк. Ул – бердәнбер.
Ә Сабан туе җиткәндә ул да атлар кебек ярсый башлый. “Тузаннар туздырып җилдән җитез очуның тәмен минем кебек ат белән “җенләнгәннәр“ генә аңлый шул“, ди ул.
Әнәснең атларга мәхәббәте балачактан башлана. Кечкенә генә Балтач авылында әтисе ат караучы булып эшли. Ә малай-шалай һәрвакыт аның янында кайнаша. “Мәктәпкә укырга кергәнче үк атка атланып йөри идем инде“, дип искә ала Әнәс абый.
Беренче тапкыр Сабан туенда 5 сыйныфны тәмамлагач катнаша яшүсмер. Ат чабышына бик ныклап әзерләнгәнем истә, ди. “Ландыш“ кушаматлы аты белән икенче урын ала. Аннан соң инде бер генә милли бәйрәмне дә калдырмый. Егетнең даны күрше-тирә авылларга да тарала. Армиядән кайткач та яраткан шөгыленнән аерылмый ул.
Сабан туенда алган бүләкләре дә бер кочак аның. Шулай да иң истә калганы “Рекорд“ радиосы була. Ә Әгерҗедә бүләк иткән велосипедта рәхәтләнеп үзе җилдерә.
...Быел да яраткан ярымтокымлы “Шунда“сы белән стартка басарга җыена ул.
Тәҗрибәле җайдактан киңәшләр
Чабышта катнашучы атны 3-4 ай әзерләргә кирәк.
Көн саен 4-5 чакрым башта атлатып, аннан юыртып йөрү мөһим.
Азыкны норма белән генә бирергә киңәш ителә: солыны көнгә – сигез, печәнне ун кило чамасы.
Чабышка чыгар алдыннан атка су эчерергә ярамый. Ә чабып килгәч ярты чиләк су бирергә мөмкин.