Ветераннарга “Фидакарь хезмәт өчен“ медале тапшырылды

2018 елның 9 июне, шимбә

Бөек Җиңү көне алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сугышта катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән ветераннарны “Фидакарь хезмәт өчен“ медале белән бүләкләү турында указны имзалады. Безнең районда мондый медаль 15 ветеранга тапшырылырга тиеш иде.

Әгерҗедә Бөек Җиңү бәйрәме көне уңаеннан узган чарада әлеге медаль ике хөрмәтле ветеранга – Нури ага Мистахов һәм Сәүбән ага Миңнехуҗинга тантаналы төстә тапшырылды.

Россия бердәмлеге көне алдыннан олы бүләкне тагын өч ветеран – Әгерҗедән Шәүкәт ага Акбашев, Кырындыдан Мөнәвәрә апа Яхина, Касайдан Касыйм ага Исмәгыйлев алдылар. Аларны район башлыгы Валерий Макаров, район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, хәрби комиссар Илгиз Галиев котладылар. Башка ветераннарга да медальләр Республика көненә кадәр бирелеп бетәчәк.

Утны-суны кичкән, сугыш авырлыкларын яшьләй үз җилкәләрендә күтәргән хөрмәтле ветераннарыбызга әлеге медальләрне тапшырып өлгерәсе иде. Болай диюебез юкка түгел: шушы арада гына ике мөхтәрәм ветераныбыз – Тансарда гомер кичергән Искәндәр ага Хәлиуллин һәм Исәнбайдан Сәгыйть ага Тютиев арабыздан киттеләр. Алар да әлеге медальләрне алуга бик тә лаек иде...    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International