Исмагилов Касыйм Солтан улы 1923 елның 16 октябрендә Касай авылында дөньяга килгән

2018 елның 9 июне, шимбә

Исмагилов Касыйм Солтан улы 1923 елның 16 октябрендә Касай авылында дөньяга килгән. 1942 елның 3 нче маенда армиягә алына. Ул вакытта аңа 18 яшь була. Ижау  шәһәрендә 2 ай  укуларда булганнан соң Курск  юнәлешенә сугышка җибәрәләр. Анда яраланып, дәваланып чыкканнан соң 3 нче  Белоруссия  фронтында, генерал-полковник Черняковский командалыгындагы 28нче армия, 55 дивизия. 164 нче стрелковый полк, автоматчылар ротасында Германиянең Лейпциг  шәһәрендә сугышны тәмамлый.

Аннан соң Польшаны азат итүдә катнаша. Касыйм  абый бары тик 1947 елның апрелендә генә туган авылына кайту бәхетенә ирешә. Сугыштагы батырлыклары өчен Кенигсбергны азат иткән өчен, Варшаваны азат иткән өчен, Батырлык өчен, Җиңү өчен медальләренә, 3 тапкыр Сталинның Рәхмәт хатына   лаек була. Һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Һәм бүгенге көндә дә Касыйм абыйны районнан Ришат Тимер улы, Ильгиз Хәйдәр улы  “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International