“Сабан туе гүзәле“ бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән заявка көтәләр

2018 елның 9 июне, шимбә

Быел Әгерҗедә узачак милли бәйрәмебездә беренче тапкыр “Сабан туе гүзәле“ бәйгесе  оештырыла.

Аны кичке мәйданда үткәрү планлаштырыла. Бәйгедә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге кызлар катнаша.

Программада:

  1. Визитка-дефиле.
  2. “Бәйрәмгә әзерләнәбез“ бәйгесе. Әзерләп килгән милли ризыкны тәкъдим итү.
  3. Интеллектуаль викторина.
  4. Иҗади номер.

Жюри Сабан туе гүзәлләрен төрле номинацияләрдә бүләкләячәк.

Әгәр әлеге бәйгедә катнашырга теләсәгез, 15 июньгә кадәр заявка җибәрүегез сорала. Анкетаны Әгерҗе, Гагарин урамы, 68а йортында урнашкан “Авангард“ Яшьләр үзәгенә китерергә яки omp_agryz@mail.ru электрон адресына юлларга була. Белешмәләр өчен телефоннар: 21788, 89061215556.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International