Тәбәрледә Сабан туена бүләк җыялар

2018 елның 9 июне, шимбә

Сабан туена берәр атна кала бәйрәм уза торган һәр авылда мәдәният хезмәткәрләре борынгыдан калган бүләк җыю традициясен яңарталар.

Тәбәрле авылында Фәнис–Финисә ШАҺАБИЕВларга бу көнне бөтен урам баласы, шәһәрдән кайткан малай-кызлар да иярә. Бүләк җыю башланганчы, Финисә ханым балаларга милли киемнәр кидерә. Кызлар чиккән яулык бәйлиләр, малайлар түбәтәй кия. Аннан озын колгага матур сөлге бәйләп, Фәнис абыйлары гармунда уйнаган дәртле көйләргә кушылып җырлап һәр өйнең капкасын шакыйлар. Ә хуҗабикәләр көттереп торамы соң?! Алар күптән инде Сабан туена дигән бүләген әзерләп куйган. Әлбәттә, бүләкне йә биеп, йә җырлап тапшырасың. Шулай итеп колгадагы сөлгеләр күбәя, чиләктәге йомыркалар арта...

  • Милли бәйрәмебез бүләк җыюдан башлана дию чын дөреслеккә туры килә. Бу көнне бөтен авыл кешесе рәхәтләнеп күңел ача. Авылга моң тарала, күңелле тавышлардан тирә-як яңгырап тора, – ди Финисә ханым.

Күп кенә авыллардагы кебек үк Тәбәрледә дә килен бүләге тапшыру традициясе яшәп килә. Яшь киленнең бүләген йә ат чабышында беренче урын алучыга, йә көрәштә мәйдан тотучыга бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International