Касай фермасындагы бозаулар көнгә тугыз йөз грамм артым бирә

2018 елның 9 июне, шимбә

Моннан биш ел элек “Нәүрүз“ ширкәтенең “Кадыбаш“ бүлекчәсендә нәселле үгезләрне симертү пункты ачылган иде. Биредә тәүлеккә 900 граммга кадәр артым бирүче терлекләр дә бар. Аның үзенчәлеге шунда: бозаулар ел әйләнәсе ачык һавада тәрбияләнәләр.

Андагы эш шартлары, хезмәтчәннәр белән якыннан аралашу максатыннан Касай авылындагы симертү пунктына юл алдык.

ТӨП ИГЪТИБАР – НӘСЕЛЛЕ ҮГЕЗЛӘРГӘ

Биредә бүгенге көндә агрофирма бүлекчәләреннән җыелган 420 баш үгез исәпләнә. Шуларның 187се – 13-18, калганнары 7-12 айлыклар. Кечкенәрәкләре утарда тәрбияләнә, зурракларын абзарга чылбырларга бәйлиләр.

  • Әлеге пункт эшли башлаган вакытта “Ангус“, “Шароле“ ит токымлы үгезләр белән бергә “Холмагор“ токымлылары да бар иде. Әмма без “Ангус“ һәм “Шароле“ токымлыларын үстерү күпкә отышлырак икәнен аңладык. Бу нәселле бозаулар көнгә 900 граммга кадәр арталар. Хәзер төп игътибарны әлеге токымлы үгезләрне үстерүгә бирәбез, – ди ферма мөдире Алмаз Солтанов.

“Кадыбаш“ бүлекчәсендә терлекләргә ел әйләнәсенә җитәрлек азык әзерләнгән.

  • Азык белән бернинди кытлык юк. Сенаж, фураж, печән мулдан. Малкайларны яхшылап тәрбияләсәң, көткән нәтиҗәгә ирешергә була, – ди Алмаз.

Ә нәтиҗә, чынлап та, сөенерлек. 100-200 кило белән китерелгән бозауларны 4,5 центнерга кадәр үстерәләр биредә.

ИКЕ АВЫЛ АРАСЫ

Әлбәттә, бу – хезмәтчәннәрнең уртак тырышлыгы. “Биредә хезмәт куючылар барысы да булсынга дип эшли торганнар“, ди Алмаз. Әниле-уллы Рәмзилә–Илмир Хуҗиннар – Иске Эсләктән, Азат Рамазанов Девәтернәдән үк киләләр. Кар-буранмы, яңгырмы иртәнге сәгать 6да эш урынында инде алар.

  • Ике авыл арасын таптаганыма биш ел инде. Әле ярый, улым бер ел элек минем янга эшкә урнашты. Хәзер машина белән йөрибез, – ди Рәмзилә апа.

Күп еллар сыер сауган, аннан социаль хезмәткәр булып эшләгән авыл хезмәтчәне әлеге пунктны төзегәннән соң бирегә эшкә килә.

  • Нигә килдем икән дип үкенгәнем юк. Дөрес, эш җиңел түгел. Күбрәк кул көче таләп ителә. Әмма зарланмыйбыз. Җитәкчебез – III филиал директоры Илфат Муллануровка да рәхмәтебез зур. Нәрсә генә сорап керсәң дә “юк“ дигәнен ишетмәссең. Эшләгән кешенең сүзен аяк астына салып таптамыйлар биредә. Хуҗалыгыбызда мал асрап, үзебездән артканын сатып гаилә бюджетын да тулыландырырга тырышабыз, – ди Рәмзилә апа.

Азат абый Касайдагы әлеге пунктка Девәтернәдән үк килеп йөри. Иртүк атын җигеп юлга чыга ул. Ә фермада атсыз буламыни?!

Үгезләрне төп караучылар шушы өч кеше булса да, аларга ярдәмгә тагын бер дистәгә якын эшче килә. Тракторчылар Ринат Якупов, Инсаф Батталов, Айрат Айдаров, Илшат Әхмәдиев, Ринат Кәлимуллин, Ринат Хаҗиев терлек азыгы кертүдә, тирес түгүдә эшлиләр.

  • Алардан тыш, һәр баш терлек өчен җан атучы зоттехнигыбыз Зөлфирә Бәшәрова, ветеринар Фәнил Әбделманов та бар. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакырсаң да килеп җитәләр, – ди Алмаз.

Яшь ферма мөдире Алмаз үзе дә инде күптән җитәкчелекнең ышанычын аклаган. “Җаваплылыкны тоеп, тырышып эшли торган белгеч“, диләр аның турында. 

ТАНАЛАР – КӨТҮДӘ

Касайдагы әлеге пунктта үгезләрдән тыш 330 баш тана да бар. Алар – җәйге чорда көтүдә. Малкайлар өчен Илзур Исмәгыйлев, Рузил Авзалов, Энзил Хаҗиев җаваплы.

  • Бу ир-егетләр – җәен көтүдә, кышын фермада эшлиләр. Гомумән, һәр баш терлек өчен күңелебез тыныч. Мондый хезмәтчәннәр барында без бернинди авырлыклар алдында да сынатмаячакбыз, – ди Алмаз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International