Төркия кунаклары – Иж-Бубыйда

2018 елның 9 июне, шимбә

Изге Рамазан аен уздыру өчен Әгерҗе районына Төркиядән Мәхмәт хәзрәт Төркарслан һәм Хәсән хәзрәт Йылдырым килүе хакында хәбәр иткән идек инде.

Алар күптән түгел Иж-Бубыйда булып кайттылар.

  • Кунакларны авыл тарихы музее хезмәткәрләре Алсу Хисмәтуллина, Нурия Мәннапова, авыл имамы Котдус хәзрәт Сәләхиев каршы алдылар, – ди район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.

Тарихи авыл белән танышу мәчет бинасында урнашкан музейдан башлана.

  • Аларда бигрәк тә бертуган Бубилар, мәдрәсә тарихы зур кызыксыну уятты. Бу Бубиларның Төркиядә белем алулары белән дә бәйледер, – диләр музей хезмәткәрләре.

Төркия кунакларын шулай ук авыл уртасында торгызылучы Мөхәммәтҗан бай йорты, моннан 120 елдан артык элек төзелгән борынгы мәчет бинасы һәм аларның тарихы белән дә таныштыралар.

Соңыннан алар Габдулла Буби һәм аның әнисе Бәдрелбәнат абыстай, Мөхәммәтҗан бай каберләрен зиярәт кылалар.

  • Иж-Бубыйга сәфәр кунакларыбыз күңеленә хуш килде. Алар киләчәктә бертуган Бубилар турында тагын да күбрәк мәгълүмат белү теләге уянуын әйттеләр, – ди Габделкәрим хәзрәт.

Төркия имамнары, 15е көнне Әгерҗе мәчетләрендә Ураза гаете чараларын уздырганнан соң, туган якларына юл тотачаклар.    

Дания АБЗАЛИЕВА.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International