Бүген – Россия көне

2018 елның 12 июне, сишәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Россия көне уңаеннан кайнар котлауларыбызны кабул итеп алыгыз.

12 июнь – илебезнең яңа тарихындагы үзенчәлекле дата. Россия көне ирек һәм демократия кыйммәтләре, кеше һәм гражданинның хокуклары өстенлекле булу белән бәйле.

Әлеге бәйрәм Ватанын яраткан һәркемне берләштерә. Ә Ватанны ярату һәм аңа тугрылык, мактаулы тарихыбызга хөрмәт Россиягә, Татарстаныбызга, туып-үскән һәм олы тормышка беренче адым ясаган туган Әгерҗебезгә карата сак мөнәсәбәт белән үрелеп бара.

Россия көнендә сезгә намуслы һәм фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Бергәләп без зур уңышларга ирешә алабыз, бергә булганда без көчле.

Барыгызга да исәнлек, тормыш дәрте һәм өметле киләчәк, муллык һәм уңышлар телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International