Авыл Сабан туйларын артистлар кыздырачак

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

16 июньдә авылларда узачак Сабан туена Казаннан һәм республикабызның төрле шәһәрләреннән артистларның да чыгыш ясавы көтелә.

КИЧКЕТАҢ. Ижаудан Светлана Яковлева һәм аның иҗатташ дуслары.

КОДАШ. Чаллыдан “Әллүки – моңлы көй“ җыр театры артистлары.

КӨЧЕК. Көндезге бәйрәмне Казаннан Ләйсән Гыйльметдинова һәм аның иҗат төркеме алып бара. Кичке мәйданны татар эстрадасының популяр җырчысы Мөнир Рахмаев кыздыра.

САЛАГЫШ. Милли бәйрәмне матур җырлары белән яшь җырчы Эльвира Хамматова бизи.

ШАРШАДЫ. Сабан туен Ижауның “Гүзәл“ төркеме алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International