17 июньдә Әгерҗе ипподромында район Сабан туе гөрләячәк.
10 сәгать – ат чабышы.
11 сәгать – ат чабышында җиңүчеләрне бүләкләү. Сабан туен тантаналы төстә ачу. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү.
12.30 сәгать – районыбызның сәхнә осталары чыгышы. Бәйрәм кунакларын татар, рус, мари, удмурт мәйданчыклары сәламли.
13.30 сәгать – спорт ярышлары. Түбән Каманың “Нардуган“ ансамбле концерты.
13.30 сәгать – кече сәхнәдә җыр-бию, төрле бәйгеләр.
16.30 сәгать – Сабан туе ярышларына нәтиҗәләр ясау.
18.30 сәгать – бәйрәм мәйданында “Сабан туе гүзәле“ бәйгесе.
20-22 сәгать – татар эстрадасының яшь җырчылары Айрат Сафин һәм DJ Радик, Римма Никитина һәм Нияз Сабиров чыгышы, дискотека.
Мәйданда көне буе балалар өчен төрле аттракционнар, сәүдә нокталары, күчмә кафелар эшли.