Каты куллы Көчек авылы кызы – халыкара класслы Россия спорт мастеры

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Әгерҗе районы Көчек авылында туып-үскән, кечкенәдән кул көрәше белән мавыгып, күп тапкыр Татарстан, Россия, Европа, Дөнья чемпионнары булган Миләүшә Гыймрановага Россиянең спорт министрлыгыннан Россиянең халыкара класслы спорт мастеры таныклыгы һәм күкрәк билгесе кайтты.

Әлеге олы бүләкне аңа Чаллыдагы “Витязь“ спорт мәктәбендә зурлап тапшырдылар.  Миләүшә хәзерге вакытта В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чаллыдагы филиалында магистратурада белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International